Элегрәк санитар-экологик икеайлык кысаларында аз буе идарәсе инспекторлары Азнакай районында табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаган иде. Министрлык белгечләре Карамалы авылында 52 кв. м мәйданлы рөхсәтсез чүплек теркәгәннәр. Экологлар туфракка китерелгән зыянны исәпләп чыгарганнар. Ул 41 мең сум тәшкил иткән.
Хокук бозучыга (физик затларга) хокук бозуны бетерү турында судка кадәрге дәгъва һәм зыян суммасын каплау таләбе җибәрелгән. Әмма, чүплекне ирекле рәвештә бетерүдән һәм зыянны каплаудан баш тарту сәбәпле, ТР Экология Министрлыгыныңик буе идарәсе Азнакай мировой судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иткән. Суд экологларның таләпләрен хуплады һәм участок милекчесен зыян суммасын түләргә һәм чүплекне бетерергә мәҗбүр итте.
Суд экологларның таләпләрен хуплады һәм хокук бозучыны Азнакай районындагы чүплекне бетерергә мәҗбүр итте