Чаллы мониторингы кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар.
Шәһәрнең Комсомол районы территориясендә экологлар санкцияләнмәгән ике чүплек теркәгән. Төзелеш һәм көнкүреш калдыклары Чаллы елгасының су саклау зонасы чикләрендә булган, бу РФ су кодексын бозу булып тора.
Чүплекләрнең гомуми мәйданы 35 кв. м тәшкил иткән, күләме - 22 куб. м.
Чаллы шәһәре Башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуларга һәм чүплекләрне бетерүгә юл куймау турында кисәтү бирелде.
Исегезгә төшерәбез, РФ Су кодексының 65 нче маддәсе нигезендә, җитештерү һәм куллану калдыкларын су саклау зоналары һәм яр буе яклау полосалары чикләрендә урнаштыру тыела.