Менделеевсктагы предприятие объектларны дәүләт хисабына кую буенча табигатьне саклау законнары таләпләрен бозган

2026 елның 26 гыйнвары, дүшәмбе

Менделеевск шәһәрендә яшәүчеләрнең химик ис турында мөрәҗәгате буенча Кама буе идарәсе инспекторлары бу урынга бардылар. Территорияне тикшергәндә, Пионер урамында “НХМ” җитештерү-технологик предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте урнашуы ачыкланды.

Инспекторлар предприятиенең әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектларны дәүләт исәбенә кую бурычын үтәмәвен, шулай ук уңайсыз метеорологик шартларда чыгарылмаларны киметү планын эшләмәвен ачыклаган.

“НХМ” ҖЧҖнә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү бирелде.

Исегезгә төшерәбез, “Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” 7-ФЗ номерлы Федераль законның 69 статьясы нигезендә, юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясый торган объектларны дәүләт исәбенә куярга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International