Казанда Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының уртак коллегиясе утырышы узды. Утырыш ахырында йомгаклау сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Камил улы Нигъмәтуллин чыгыш ясады.
Ул билгеләп үткәнчә, 2025 ел Татарстан Республикасы Экология министрлыгы өчен әһәмиятле гамәли нәтиҗәләр һәм экология өлкәсендә республиканың халыкара абруен ныгыту елы булды. Рөстәм Нигъмәтуллин ведомство эшчәнлегенең масштабларын күрсәтүче ике төп казанышка игътибар итте: кар барсын саклау буенча халыкара конференция һәм су ресурсларын саклау эшендә лидер статусы, атап әйткәндә, “Россия суы” акциясендә беренчелек.
“Бу уңышлар “Экологик иминлек” илкүләм проекты кысаларында системалы эш белән тулыландырыла. Казанда ләм кырларын масштаблы рекультивацияләү дәвам итә, Яр Чаллыда Мәләкәскә елгасы үзәнен чистартуның икенче этабы башланды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, соңгы 30 елда без принципиаль нәтиҗәгә ирешә алдык: республика икътисадының үсеше атмосферага чыгарып ташлауларның 25,6% ка кимүе һәм пычранган суларны чыгаруның 67,9% ка кимүе белән бергә 3 мәртәбә бара. Бу сәнәгатьне “Яшел” модернизацияләү курсының дөрес сайлануын һәм реаль нәтиҗә бирүен раслый”, - дип ассызыклады Премьер-министрның беренче урынбасары.
Рөстәм Нигъмәтуллин экология тармагы өчен 2026 елга берничә мөһим бурычны билгеләде һәм ведомство коллективына нәтиҗәле эшчәнлеге һәм сайлаган һөнәренә тугрылыгы өчен рәхмәт белдерде.
“Тармакның барлык хезмәткәрләренә нәтиҗәле хезмәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, эшкә бирелгәнлегегез, урман байлыкларын һәм Татарстанның экологик иминлеген саклауга җаваплы карашыгыз тирән хөрмәткә һәм югары бәягә лаек.”