ТР Экология министрлыгы Татарстанның су объектларын саклауга юнәлдерелгән Килешүгә кул куйды

2026 елның 19 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген ТР Экология министрлыгы һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының уртак йомгаклау коллегиясендә ТР Экология министрлыгы, “Органик синтез” Казан ачык акционерлык җәмгыяте, А.И. Щеповских исемендәге Әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итү төбәк иҗтимагый фонды һәм РГҖнең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документ республика елгаларының һәм сулыкларының экологик торышын саклау һәм яхшырту бурычларын гамәлгә ашыруга, шул исәптән Татарстан территориясендә урнашкан су объектлары ярлары буендагы саклагыч урман полосаларын реконструкцияләүгә юнәлдерелгән.

 

Чаралар елгаларның һәм сулыкларның пычрануын киметергә һәм парник газларын йотуны арттырырга ярдәм итәчәк. Проектка гражданнарның экологик белем һәм экологик культура дәрәҗәсен күтәрү буенча агарту бурычлары салынган.

Килешүгә Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министры Азат Җиһаншин, “Казаноргсинтез” ГАҖ генераль директоры Айрат Сафин, РГҖнең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер һәм А.И. Щеповских исемендәге Әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итү төбәк иҗтимагый фондының башкарма директоры Андрей Агарков имза салды.

Килешү автоматик пролонгация белән 5 елга төзелгән.

Исегезгә төшерәбез, ТР Экология министрлыгы Татарстанның су объектларын саклау буенча актив эш алып бара. Әйтик, 2023 елдан ведомство РГҖнең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге белән берлектә Казансу елгасын реабилитацияләү буенча “Ирекле ток” проектын гамәлгә ашыра. Өч ел эчендә 76 агач өемнәре сүтелде, 900 капчык чүп җыелды, елганың 900 км ы чистартылды.

2025 елда Казансу елгасының су саклау зонасында урман утыртмаларын реконструкцияләү буенча пилот проекты старт алды. Арча районында 8 мең имән һәм чыршы үсентесе утыртылды. Быел министрлык Чистай районының Каргалы авыл җирлеге территориясендә 15 гектар мәйданда урман утыртмаларын реконструкцияләүне планлаштыра. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International