Әйләнә-тирәлекне саклау буенча IV съездның тулай резолюциясе кабул ителде

2013 елның 6 декабре, җомга
2013 елның 4 декабрендә, Съездны ябу көнендә, Россиянең 83 регионыннан килгән 2 мең делегат Резолюция кабул итү өчен тавыш бирде. Ахыргы варианты Россия Федерациясе Хөкүмәте каршында федераль экологик совет төзүне күздә тоткан бу документны тавыш бирүчеләрнең 93%ы яклады.
Съездда катнашучыларның резолюциядә чагылган фикеренчә, бүген федераль һәм региональ дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләренең үзара килешенгән экологик политикасын тормышка ашыру максатында даими консультацияләр үткәрү өчен бер мәйдан булдыру сорала. Бу проблеманы чишү өчен яңа табигать саклау органы – Россия Федерациясе Хөкүмәте каршында Федераль экологик совет төзергә тәкъдим ителде. Башлангыч Съездның йомгаклау материалларында чагылыш тапты.
Резолюциядә бәян ителгән бүтән кагыйдәләр арасында Россиядә “яшел” экономика принципларын кертү турында декларацияне яклау, дәүләт контроленә, дәүләти экологик экспертизага, дәүләти экологик күзәтчелеккә яңа катгый критерийлар кертү, каты көнкүреш калдыкларын экологиягә зыянсыз рәвештә юк итү турындагы инвестиция проектларын әзерләү буенча яңа чаралар кабул итү һәм башкалар бар.
Съезд делегатларының фикеренчә, Россиянең экологик проблемалары күп яктан глобаль экологик проблемалар белән бәйләнгән. Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына, Экономик хезмәттәшлек һәм үсеш оешмасына керүе, халыкара килешүләр системасын ратификацияләве һәм шуңа керүе ил өстенә яңа җаваплылык һәм зур күләмле бурычлар йөкли.
Резолюция проекты белән Съездның сайтында танышырга мөмкин, ахыргы документ җәмәгатьчелеккә Россия Табигый байлыклар министрлыгы сайтындагы һәм Съездның рәсми сайтындагы материалларны бергә кушу төгәлләнгәч чыгарылачак.
Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте материаллары буенча.
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International