Элегрәк Менделеевск шәһәрен мониторинглау кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаганнар иде. Экологлар 1589 кв.м. гомуми мәйданда санкцияләнмәгән чүплек урынын теркәделәр, күләме – 953 куб.м.
Менделеевск районы башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуларга юл куймау турында кисәтү җибәрелде.
Кисәтүнең үтәлешен тикшерү кысаларында инспекторлар кабат күчмә тикшерү үткәрделәр. Санкцияләнмәгән чүплек бетерелмәгән, ә 20-30 метр көньяк-көнбатышкарак чокырга күчерелгән.
Кама буе идарәсе Менделеевск шәһәр судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте. Суд экологларның таләпләрен хуплады һәм Менделеевск районы башкарма комитетын чүплекне ике айдан да соңга калмыйча бетерергә мәҗбүр итте.