Элегрәк Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Лениногорск районы территориясендә табигатьне саклау законнарын бозуны теркәгәннәр иде. Писмән авыл җирлегендә экологлар рөхсәтсез калдыклар туплауны ачыкладылар.
Чүплекнең мәйданы 375 кв.метр тәшкил итә.
Экологлар туфракка китерелгән зыян суммасын исәпләп чыгардылар. Ул 623 мең сум тәшкил итте.
Лениногорск районы башкарма комитетына инспекторлар табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау турында кисәтү һәм зыянны ирекле рәвештә каплау турында дәгъва юлладылар. Чүплек бетерелгән, әмма башкарма комитет зыян суммасын ирекле рәвештә каплаудан баш тартты.
Көньяк-Көнчыгыш идарәсе ТР Арбитраж судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте. Суд экологларның таләпләрен хуплады һәм башкарма комитетны зыянны тулы күләмдә түләргә мәҗбүр итте.