Тәртип бозучы әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян өчен 80 мең сум түләячәк

2025 елның 16 декабре, сишәмбе

Элегрәк Зәй шәһәрен мониторинглау кысаларында Кама аръягы идарәсе инспекторлары җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлешендә табигатьне саклау законнарын бозуны теркәгәннәр иде.

Светлая урамында экологлар 97 кв.м мәйданлы һәм 58 куб.м күләмендәге чүплек таптылар.

Инспекторлар туфракка китерелгән зыян күләмен исәпләп чыгардылар. Ул 81 мең сум тәшкил итте.

Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан алынган өземтә нигезендә җир кишәрлеге физик зат милкендә булып чыкты.

Экологлар хокук бозучыга зыянны каплау турында дәгъва юлладылар. Әмма кабат урынга чыкканда инспекторлар чүплекнең бетерелмәгәнлеген ачыкладылар.

Белгечләр Зәй шәһәр судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иттеләр. Суд Министрлык таләпләрен канәгатьләндерде һәм кишәрлек милекчесен зыян суммасын түләргә һәм чүплекне бетерергә мәҗбүр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International