Экологлар татарстанлыларның 5 651 мөрәҗәгатен хәл итте

2025 елның 15 декабре, дүшәмбе

1 гыйнвардан экологлар Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә кергән 5976 мөрәҗәгатьнең 5651ен (94%) хәл иткәннәр.

Иң күп сораулар Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша килде – бу 2702 мөрәҗәгать. «Мин-мәктәп укучысы» кушымтасының «Мәктәп экопатруле» категориясендә 1885 хәбәр кабул ителгән. «Халык контроле» системасында 1215 сорау һәм «ПОС» кире элемтә платформасында 174 сорау кергән.

Иң күп мөрәҗәгатьләр санкцияләнмәгән чүплекләр белән бәйле – 3079 мөрәҗәгать, шуларның 1885е «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша кергән. Атмосфера һавасының сыйфатына кагылышлы 910 шикаять килгән. Сулыкларны пычрату мәсьәләләре буенча 586 мөрәҗәгать кабул ителгән, 43 мәсьәлә гомумтаралган файдалы казылмаларга һәм 1358 башка сорауларга кагылган.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәгечә хәбәр итәргә мөмкин:

Кире элемтә платформасында;

Интернет кабул итү бүлмәсендә http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

«Халык контроле» системасында («Экология» категориясе);

«Мин-мәктәп укучысы» мобиль кушымтасы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International