Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Александр Шадриков рәислегендә Иҗтимагый советның йомгаклау утырышы узды.
Әңгәмәгә фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, экология экспертлары, иҗтимагый активистлар һәм ведомство белгечләре чакырылган иде. Утырышны ачып, Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры болай дип белдерде:
«Бүген без яхшы нәтиҗәләр турында ышаныч белән сөйли алабыз, әмма экология өлкәсе — даими камилләшү өлкәсе. Безнең алда Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов куйган зур бурычлар тора, һәм республикабыз халкының тәкъдимнәре дә мөһим. Бурычлар күп, ләкин ышанам ки, сезнең белән бергә без Татарстан һәм аның һәр кешесе файдасына тагын бик күп инициативалар һәм проектларны гамәлгә ашыра алачакбыз. Хезмәттәшлек өчен рәхмәт!»
Иҗтимагый совет рәисе Наил Газиев 2025 елга эшчәнлек турында тулы хисап тәкъдим итте. Докладта әһәмиятле чараларга аерым игътибар бирелде, алар арасында Анатолий Иванович Щеповскихның тууына 80 ел тулуны, Идел-Кама биосфера тыюлыгының 65 еллыгын һәм Рус география җәмгыятенең 180 еллыгын берләштергән А.И.Щеповских исемендәге ХХ Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе.
Советның йомгаклау утырышында бүләкләү тантанасы булды. А.Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының гомуми химия һәм экология кафедрасы профессоры Идгай Минһаҗетдиновка А.И. Щеповских исемендәге медаль тапшырылды. «Чиста булачак» яшьләр экология хәрәкәте җитәкчесе Анна Баймяшкина ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Утырышны тәмамлап, ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Илнур Насретдинов Иҗтимагый совет составында яшьләр комиссиясе төзү буенча перспективалы инициативаны тәкъдим итте.