Хәзер хәбәрләрне алу тагын да уңайлырак һәм тизрәк була башлады. Барлык мөһим хәбәрләр: табибка язылу, гаризаларның статусы, штрафлар һәм башка вакыйгалар турында турыдан-туры мобиль кушымта эчендәге Дәүләт хезмәтләре чат-ботына килә.
Барысы да автомат рәвештә эшли, бары тик Дәүләт хезмәтләрендәге аккаунтны һәм MАХ мессенджерын бер телефонга бәйләргә кирәк. Әгәр номерлар туры килә икән, белдерүләр үзләре килә башлаячак.
Ботта шулай ук штрафларны тиз арада тикшерергә һәм башка кушымталарга күчмичә түләргә мөмкин. СБП аша түләү турындагы квитанция чатта ук сакланачак.
Исегезгә төшерәбез, MAX кушымтасы – 2025 елның мартында эшләтеп җибәрелгән Россия мессенджеры һәм цифрлы платформа. MAX цифрлы ярдәмчесе төрле җайланмаларда: Android, iPhone һәм компьютерда (Windows, macOS һәм Linux) бар. МАХ App Store, RuStore, Google Play һәм AppGallery кебек кушымталар кибетләрендә күчереп алырга мөмкин.