23-25 ноябрь көннәрендә «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Казанда «Чиста булачак» яшьләр экология хәрәкәтендә катнашучыларның республика слеты узды.
Слетка бөтен Татарстаннан активистлар килде. Өч көн эчендә алар ел нәтиҗәләрен чыгарырга, киләчәккә планнар төзергә, яңа дуслар табарга һәм экология өлкәсендә экспертлардан тәҗрибә тупларга өлгерделәр. Балалар шулай ук цифрлы гигиена, ораторлык сәнгате һәм тайм-менеджмент буенча мастер-классларда катнаштылар.
Бүген хәрәкәтнең актив волонтерларын һәм партнерларын бүләкләү тантанасында экология министры урынбасары Илнур Насретдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты һәм Россия экология җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге җитәкчесе Азат Җиһаншин катнашты.
Илнур Насретдинов барлык активистларны котлады һәм балаларга ирешелгән уңышларда тукталып калмаска кушты:
«Безнең һәрберебез әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешебезне кертә алуыбызны белә, ә «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәтенең бердәм эше нәтиҗәсендә бу –оештырылган чаралар, слетлар, агач утырту акцияләре, икенчел чимал җыю һәм башкалар. Ун ел эчендә сезнең сафларга 10 800 кеше керде һәм бу чын-чынлап илһамландыра! Барлык катнашучыларга табигатьне саклауга керткән өлешләре, инициативалылыгы, энергиясе һәм игелекле эшләре өчен рәхмәт. Ышанам ки, без бергәләп Татарстаныбызны тагын да яшелрәк һәм чистарак итәрбез!»
2025 елда «Чиста булачак» хәрәкәте активистлары тарафыннан 1 488 экологик вакыйга үткәрелгән, шулар арасында: 857 экологик агарту чарасы, 365 табигатьне саклау акциясе, 52се – агач утырту, 75се – икенчел чимал җыю һәм 62се – хайваннарны яклау акциясе. Чараларда 24 660 кеше катнашкан.
Мондый акцияләр экологиянең барыбызны да берләштерүен тагын бер кат исбатлый!
Исегезгә төшерәбез, республика слетын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәмендә «Чиста булачак» төбәк яшьләр экология иҗтимагый оешмасы оештыра. 2015 елдан башлап яшьләр хәрәкәте вәкилләре тарафыннан барлыгы 8 336 чара һәм акция, 4 521 экологик агарту чарасы һәм 2 216 табигатьне саклау акциясе уздырылган.