Бүген «Мәктәп экопатруле» конкурсы буенча бүләкләү тантанасы кысаларында җыелган батареялар саны буенча иң яхшы нәтиҗә күрсәткән укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр бүләкләнде.
Бу сезонда яшь табигать сакчылары 71 тонна эшкәртелгән ток чыганагын утильләштерүгә җибәргәннәр. 2019 елдан татарстанлылар барлыгы 239 тонна батарея җыйганнар.
Җиңүчеләрне ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков сәламләде. Ул барлык катнашучыларга, аларның укытучыларына, ата-аналарына рәхмәт белдерде һәм экологиягә зур өлеш керткән һәркемнең кешеләргә карата җылы мөнәсәбәттә булачагын ассызыклады.
Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге җитәкчесе Дмитрий Шиллер мәктәп укучыларының мондый акцияләрдә катнашуының зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Ул шулай ук аларның активлыгын һәркем күрә һәм бәяли, дип тә ассызыклады.
Акция нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр:
«Иң актив укучы» номинациясендә
1-4 сыйныфлар:
1 урын: Фәйзуллов Әсхәт Азат улы – Казан ш. Идел буе районының 186 нчы «Перспектива» күп профильле лицее МБМУ;
2 урын: Төхвәтуллин Савва Романович – Казан ш. Идел буе районының 186 нчы «Перспектива» күп профильле лицее МБМУ;
3 урын: Насыйбуллина Эсмира Рамил кызы – Казан ш. Идел буе районының 186 нчы «Перспектива» күп профильле лицее МБМУ;
5-8 сыйныфлар:
1 урын: Яркәева Реана Руслан кызы – Казан ш. Идел буе районының 186 нчы «Перспектива» күп профильле лицее МБМУ;
2 урын: Фәйзрахманов Раян Альберт улы – Казан ш. Идел буе районының 186 нчы «Перспектива» күп профильле лицее МБМУ;
3 урын: Вәлиева Амалия Роберт кызы – Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының «Азнакай шәһәре гимназиясе» МБМУ;
9-11 сыйныфлар:
1 урын: Латыйпов Нәриман Надыйр улы – Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Азнакай шәһәре балалар иҗаты үзәге;
2 урын: Асибаков Илназ Заһир улы – Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының «Азнакай шәһәре гимназиясе» МБМУ;
3 урын: Увакин Ярослав Сергеевич – Казан ш. Идел буе районының 186 нчы «Перспектива» күп профильле лицее МБМУ;
«Балалар бакчасында иң актив тәрбияләнүче» номинациясе
1 урын: Илдарова Сабрина Айдар кызы - Әлмәт шәһәренең «Нәни куллар» 27нче балалар бакчасы;
2 урын: Сафиуллин Кәрим Илнур улы – Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының «Гусельки» 13 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы;
3 урын: Гыйльмуллина Ясминә Әнәс кызы – Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Гомуми үстерү төрендәге 2 нче Балтач балалар бакчасы» МББМУ;
«Иң актив мәктәп (шәһәр)» номинациясе
1 урын: Казан ш. Идел буе районының 186 нчы «Перспектива» күп профильле лицее МБМУ;
«Иң актив мәктәп (авыл)» номинациясе
1 урын: Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Балтач урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБМУ;
«Иң актив балалар бакчасы (шәһәр)» номинациясе
1 урын: Әлмәт шәһәренең «Нәни куллар» 27нче балалар бакчасы;
«Иң актив балалар бакчасы (авыл)» номинациясе
1 урын: «Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Осиново авылындагы 24 нче «Васильки» катнаш төрдәге балалар бакчасы» МББМУ.
Исегезгә төшерәбез, батареяларны җыю буенча акция 2019 елдан бирле үткәрелә һәм ул «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларына ирешүгә юнәлдерелгән. Төп максаты – үсеп килүче буында экологик культура формалаштыру.