Бүген ТР Экология министрлыгы «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 2024-2025 елларга «Мәктәп экопатруле» конкурсына йомгак ясады.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән проект гамәлдә булган 11 ел эчендә конкурс үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады. Яшь экологлар Министрлык адресына законсыз чүплекләр һәм калдыклар белән эш итү өлкәсендәге хокук бозулар турында 55 000 хәбәр юллаган. Мондый һәр мөрәҗәгать – конкурста балл гына түгел, ә тәртип урнаштыруга реаль адым да. Экологларның оператив эше нәтиҗәсендә ачыкланган хокук бозуларның 100% ы диярлек төзәтелгән.
Бу сезонда конкурска 3 181 гариза кергән, ә бүләкләү тантанасы бөтен республикадан иң актив катнашучыларны берләштерде.
Тантана формаль булмаган һәм бәйрәм рухында узды. Рәсми өлештән тыш, укучылар өчен интерактив программа: фәнни шоу, фотозоналар, акрынлап төшерү камерасы һәм «Морфология» һәм «Пар тап» танып белү секцияләре әзерләнгән иде.
Җиңүчеләр «Иң актив укучы», «Иң актив сыйныф», «Иң актив мәктәп» һәм «Иң яхшы муниципаль район» номинацияләрендә билгеләнде.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Дмитрий Шиллер, Идел буе төбәкара прокуроры урынбасары Дмитрий Трусов, Казан районара табигатьне саклау прокуроры Роман Терехов, Татар районара табигатьне саклау прокуроры Алмаз Вәлиәхмәтов һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.
Александр Шадриков үз чыгышында укучыларга һәм укытучыларга конкурста катнашулары өчен рәхмәт белдерде: «Иң актив укучыларыбыздан тулы зал күрүемә шатмын. Сезгә, укытучыларыгызга һәм ата-аналарыгызга рәхмәт. Сез үзегез катнашуыгыз өстенә, үз артыгыздан дусларыгызны һәм сыйныфташларыгызны да алып барасыз. Бергә без үзебезнең экологияне яхшырак итә алабыз. Бүген 11 мәртәбә нәтиҗә ясыйбыз һәм җиңүчеләрнең, зур нәтиҗә күрсәткәннәрнең исемнәрен атыйбыз. Барыгызга да зур рәхмәт!»
Идел буе төбәкара прокуроры урынбасары Дмитрий Трусов мәктәп укучыларына киләчәктә уңышлар теләде: «Залда табигатьне саклау эше зур әһәмияткә ия булган чын-чынлап актив һәм битараф булмаган балалар җыелды. Сез табигатьне яратасыз, аны саклау өчен мөмкин булганның барысын да эшлисез. Алга таба уңышлар, җиңүләр телим һәм инициатива һәм хезмәт сөючәнлегегез өчен рәхмәт белдерәм».
«Бу конкурс – инициативаларда катнашу гына түгел, ул үзаң формалаштыру да. Үз тәрбияләнүчеләрен табигатьне саклау юлына өйрәткән барлык педагогларга рәхмәт. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырганда, алар сезнең актив табигатьне саклау эшчәнлегегезне дәвам итәргә этәргеч булыр дип ышанам», – дип билгеләп үтте Казан районара табигатьне саклау прокуроры Роман Терехов.
Татар районара табигатьне саклау прокуроры Алмаз Вәлиәхмәтов шулай ук балаларга республика экологиясен саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде: «Сезнең эшегез – конкурс баллары гына түгел, ә республикабызның экологик иминлегенә керткән реаль өлеш тә. Сезнең активлыгыгыз һәм максатчанлыгыгыз – табигатьне саклауның ышанычлы кулларда булуына иң яхшы гарантия».
Исегезгә төшерәбез, конкурста катнашу өчен укучыларга мобиль кушымта күчереп алу, теркәлү һәм калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозган фото һәм видеоматериаллар җибәрергә кирәк иде. Һәр теркәлгән очрак баллар китерде, ә экологлар ачыкланган хокук бозуларны бетерү буенча кирәкле чараларны күрде. Табылган чүплекләр турындагы гаризаларның 100% ка якыны хәл ителгән.
Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләр:
«Иң актив укучы» номинациясендә (шәһәр гомуми белем бирү оешмалары) 1-4 сыйныфлар:
1 урын: Гарифуллин Тамерлан Әмир улы - 3 «А» сыйныфы, Казан ш. Идел буе районының 114 нче урта гомуми белем мәктәбе;
5-8 сыйныфлар:
1 урын: Гыйбадуллина Азалия Рөстәм кызы - 8 «В» сыйныфы, Казан ш. Вахитов районы «Татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе;
9-11 сыйныфлар:
1 урын: Сәлахетдинов Ринат Рамил улы – 10 «Г» сыйныфы, Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге 2 нче гимназия;
«Иң актив укучы» номинациясе (авыл гомуми белем бирү оешмалары)
1-4 сыйныфлар:
1 урын: Габдрахманова Илсинә Раил кызы - 4 сыйныф, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Сәләтле балалар өчен «ОНИКС» мәгариф үзәге» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе;
5-8 сыйныфлар:
1 урын: Рәхмәтуллин Аяз Саяз улы – 6 «Б» сыйныфы, Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Петр Семенович Курасанов исемендәге 1 нче Чирмешән урта гомуми белем бирү мәктәбе;
9-11 сыйныфлар:
1 урын: Хәбирова Лиана Ленар кызы – 9 «Г» сыйныфы, Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Байлар Сабасы ш.т.п. гимназиясе;
«Иң актив сыйныф» номинациясе (шәһәр гомуми белем бирү оешмалары)
1-4 сыйныфлар:
1 урын: 2 «А» сыйныфы – Казан ш. Вахитов районының «Татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе;
5-8 сыйныфлар:
1 урын: 8 «Б» сыйныфы – Казан ш. Вахитов районының «Татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе;
9-11 сыйныфлар:
1 урын: 9 «Б» сыйныфы – Чаллы шәһәренең «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 67 нче Чаллы мәктәбе» дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе;
«Иң актив сыйныф» номинациясе (авыл гомуми белем бирү оешмалары)
1-4 сыйныфлар:
1 урын: 3 «Б» сыйныфы – Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының «Чирмешән лицее» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе;
1 урын: 4 «А» сыйныфы – Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының 2 нче Балык Бистәсе урта гомуми белем бирү мәктәбе;
5-8 сыйныфлар:
1 урын: 8 сыйныф – Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Тауасты Байлар төп гомуми белем бирү мәктәбе;
9-11 сыйныфлар:
1 урын: 9 «К» сыйныфы – Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районының 2 нче Балык Бистәсе урта гомуми белем бирү мәктәбе;
«Иң актив мәктәп» номинациясе (шәһәр гомуми белем бирү оешмалары)
1-4 сыйныфлар:
1 урын: Чаллы шәһәренең «78 нче Пушкин пролицее» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе;
5-8 сыйныфлар:
1 урын: Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәренең «1 нче лицей-интернат» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе;
9-11 сыйныфлар:
1 урын: Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының Бакый Урманче исемендәге «2 нче гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе;
«Иң актив мәктәп» номинациясе (авыл гомуми белем бирү оешмалары)
1-4 сыйныфлар:
1 урын: Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Сәләтле балалар өчен «ОНИКС» мәгариф үзәге» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе;
5-8 сыйныфлар:
1 урын: Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Тауасты Байлар төп гомуми белем бирү мәктәбе;
9-11 сыйныфлар:
1 урын: Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының «Ләшәү-Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе;
«Иң яхшы муниципаль район/шәһәр округы» номинациясе
1 урын: Татарстан Республикасы Түбән Кама районы.
Барлык призерлар да кыйммәтле бүләкләр: виртуаль чынбарлык шлемнары, микроскоплар, смарт-сәгатьләр, смартфоннар, планшетлар, 3D-принтерлар һәм башка бүләкләр алды.
Барлык катнашучыларга да актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәбез! Экология берләштерә!