Түбән Кама шәһәре территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Кама аръягы идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Первопроходцы урамыннан ерак түгел инспекторлар санкцияләнмәгән җитештерү һәм куллану калдыклары чүплеген теркәделәр. Хокук бозу мәйданы 30 кв.м тәшкил итә. Экологлар туфракка китерелгән зыянны исәпләп чыгардылар. Ул 21 мең сум тәшкил итте.
Җир кишәрлегенең физик зат булып чыккан милекчесенә хокук бозуны бетерү турында дәгъва һәм туфракка китерелгән зыянны каплау таләбе җибәрелде. Әмма, чүплекне ирекле рәвештә бетерүдән һәм зыянны каплаудан баш тарту сәбәпле, Экология министрлыгы Түбән Кама шәһәр судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать итте. Суд экологларның таләпләрен хуплады һәм участок милекчесен зыян суммасын түләргә мәҗбүр итте.