Экологлар татарстанлыларның 5 меңнән артык мөрәҗәгатен хәл итте

2025 елның 17 ноябре, дүшәмбе

Ел башыннан Министрлык белгечләре республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә кергән 5070 мәсьәләне хәл иткәннәр. 1 гыйнвардан барлыгы 5487 мөрәҗәгать килгән.

Иң күп сораулар Министрлыкның кабул итү бүлмәсе аша килгән – 2473 мөрәҗәгать. Мәктәп укучылары экологик иминлек мәсьәләләрендә актив булып кала. «Мин-мәктәп укучысы» кушымтасының «Мәктәп экопатруле» категориясендә 1702 хәбәр кабул ителгән. «Халык контроле» системасында 1144 сорау һәм кире элемтә платформасында 168 сорау кергән.

Мөрәҗәгатьләрнең 51% артыгы (2829 мөрәҗәгать) санкцияләнмәгән чүплекләр белән бәйле. Атмосфера һавасының сыйфатына кагылышлы 880 шикаять килгән. Сулыкларны пычрату мәсьәләләре буенча 567 мөрәҗәгать кабул ителгән, 42 сорау – гомумтаралган файдалы казылмалар һәм 1169 сорау – башка мәсьәләләрдә.

Исегезгә төшерәбез, иртәгә 2024-2025 уку елында «Мәктәп экопатруле» конкурсына йомгак ясалачак. Ләкин укучылар инде хәзердән үк катнаша һәм заявкалар җибәрә алалар. «Мин-мәктәп укучысы» кушымтасын урнаштырып, табылган чүплекне фотога төшерү дә җитә. Фото автомат рәвештә Министрлыкка килә, анда белгечләр мәгълүматларны тикшерә һәм муниципалитетларга тапшыра. Мәктәп укучылары һәм ведомство шулай бергә эшлиләр:  теркиләр, реакциялиләр һәм Татарстанны чүп-чардан чистарталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International