Экологлар быелның 1 гыйнварыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә кергән 5411 мөрәҗәгатьнең 5013ен хәл иткәннәр.
Татарстанлылар зарланган иң актуаль проблема булып чүплекләр һәм чүп-чарны вакытында чыгармау проблемасы кала. 5411 мөрәҗәгатьнең 2790ы – калдыкларны рөхсәтсез ташлауга карата шикаятьләр. Шулай ук Экология министрлыгына атмосфера һавасының сыйфаты буенча – 867, суның сыйфаты буенча – 563 һәм гомумтаралган файдалы казылма мәсьәләләре буенча 42 мөрәҗәгать килгән. Моннан тыш, башка темалар буенча 1149 мөрәҗәгать килгән.
Элемтә каналларына килгәндә, 1674 хәбәр – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша, 2441 хәбәр – Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша, 1130 мөрәҗәгать – «Халык контроле» системасы аша, 166 мөрәҗәгать «ПОС» кире элемтә платформасы аша җибәрелгән.
Исегезгә төшерик, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:
«ПОС» кире элемтә платформасында;
Интернет кабул итү бүлмәсендә: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
«Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;
«Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.