2 декабрьдә Россиядә #ЩедрыйВторник еллык акциясе узачак

2025 елның 7 ноябре, җомга

#ЩедрыйВторник – зур шәһәрләрдән һәм кече торак пунктлардан меңләгән кешене берләштергән хәйрия көне. Акциянең максаты – халыкны һәм оешмаларны хәйрия эшчәнлегенә җәлеп итү. Инициатива коммерциячел булмаган оешмаларны, бизнесны, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрне, шулай ук шәхси затларны берләштерә.

#ЩедрыйВторник Россиядә беренче тапкыр 2016 елда Россия Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәмендә узды. Акциягә илнең 260 торак пунктыннан якынча 4600 оешма кушылган. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, акцияләрне уздыру көннәрендә хәйрия оешмаларына иганәләр күләме 3-4 тапкырга арта.

Ничек катнашырга?

#ЩедрыйВторник ачык платформа булып тора, анда һәркем үзе өчен уңайлы катнашу форматын сайлый ала. Волонтерлык акциясе оештырырга, онлайн-концерт, лекция яисә агарту чарасы уздырырга мөмкин. Икенче вариант – теләсә нинди коммерцияле булмаган оешма файдасына иганә ясау яки социаль челтәрләрдә хәйриячелек турында #ЩедрыйВторник хештегы белән пост урнаштырып сөйләү.

2025 елда #ЩедрыйВторник 2 декабрьдә уздырыла. Акция кысаларында чаралар үткәрү өчен тәкъдим ителгән чор – 2025 елның 26 ноябреннән 8 декабренә кадәр. Катнашуга барлык сәяси булмаган оешмалар һәм шәхси затлар чакырыла.

Россиядә  «Щедрый Вторник» проектының координаторы булып «Культура благотворительности» хәйрия фонды тора.

Инициатива, методик киңәшләр һәм уңышлы практикалар турында тулырак мәгълүматны проектның рәсми сайтында табарга мөмкин: https://givingtuesday.ru/.

2024 ел йомгаклары:

Җыелган акчаларның гомуми суммасы 41 млн.сум тәшкил итә.

15 млн россияле (халыкның якынча 10%) акция турында хәбәрдар, 5% – анда шәхсән катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International