Эколог ярдәмчеләреннән 3 меңнән артык гариза: Казанда «Мәктәп экопатруле» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләячәкләр

2025 елның 1 ноябре, шимбә

18 ноябрьдә «Әкият» Татар дәүләт академия курчак театрында «Мәктәп экопатруле» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы була, аны ТР Экология министрлыгы «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрә. 2024-2025 уку елында эколог ярдәмчеләре әлеге конкурста катнашу өчен 3181 гариза юллаган.

«Мәктәп экопатруле» конкурсы Татарстанда 2014 елдан ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча үткәрелә. Аның төп максаты – мәктәп укучыларын табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү һәм аларга әйләнә-тирә мохит объектларын саклау мөмкинлекләрен күрсәтү. Катнашу өчен укучыларга «Мин-мәктәп укучысы» мобиль кушымтасын күчереп алырга, «Мәктәп экопатруле» категориясендә калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозган фото һәм видеоматериалларны теркәргә һәм җибәрергә кирәк иде. Һәр ачыкланган очрак баллар китерде, ә экологлар чүплекләрне бетерү буенча кирәкле чараларны күреп килделәр.

11 ел эчендә 51 меңнән артык санкцияләнмәгән чүплек ачыкланган һәм бетерелгән.

Конкурс шәһәр һәм авыл гомуми белем бирү оешмалары арасында үткәрелә. Җиңүчеләрне түбәндәге номинацияләр буенча бүләкләячәкләр:

- 1-4 сыйныфлар, 5-8 сыйныфлар, 9-11 сыйныфлар категорияләрендә «Иң актив укучы»;

- 1-4 сыйныфлар, 5-8 сыйныфлар, 9-11 сыйныфлар категорияләрендә «Иң актив сыйныф»;

- «Иң актив мәктәп»;

- «Иң яхшы муниципаль район / шәһәр округы».

Белешмә: 2021-2022 уку елында «Мәктәп экопатруле» конкурсына 3262 гариза җибәрелгән. 2022-2023 елларда 7349 гариза кергән. 2023-2024 уку елында – 3114.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International