Азнакайда табигатьне саклау законнарын бозган өчен 30дан артык җир кишәрлеге хуҗасы административ җаваплылыкка тартылачак

2025 елның 1 ноябре, шимбә

Азнакай районында авиаочыш кысаларында Ык буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозу очракларын ачыкладылар. Азнакай шәһәренең «Юлдаш» гараж ширкәтендә экологлар санкцияләнмәгән чүплекләрне теркәделәр.

«Юлдаш» гараж ширкәтендә 74 җир кишәрлеге бар, шуларның 35е ташландык хәлдә, күбесе чүп-чар белән тулган.

Әлеге җир кишәрлекләренең милекчеләренә хәбәрләр җибәрелде. Алар РФ КОАП 8.2 ст. 3 өлеше буенча («Җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге таләпләрне үтәмәү») административ җаваплылыкка тартылачак. Хокук бозучыларга 5 меңнән 7 мең сумга кадәр штраф яный.

Хәзерге вакытта 5 беркетмә төзелгән, әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян исәпләнә.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Ык буе идарәсе инспекторлары «Юлдаш» гараж җәмгыяте территориясендә чүплекне ачыклаганнар иде инде. Ул вакытта хокук бозу мәйданы 1400 кв. м дан артык тәшкил итте. Экологлар кисәтүе буенча чүплек бетерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International