Алабуга районын мониторинглау барышында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны теркәделәр.
«Кама-1» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә экологлар 30 кв. м мәйданлы санкцияләнмәгән чүплек таптылар.
Бозу Долгое күле янындагы җир кишәрлегендә. РФ Су кодексының 65 ст. нигезендә җитештерү һәм куллану калдыкларын су саклау зоналары һәм яр буе саклык полосалары чикләрендә урнаштыру тыела.
Ачыкланганча, участок физик затныкы. Милекчегә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуларны булдырмау турында кисәтү җибәрелде.