Элегрәк Баулы районы территориясен тикшерү барышында Ык буе идарәсе инспекторлары рөхсәтсез чүплек тапкан иде. Салих авыл җирлегендә экологлар җитештерү һәм куллану калдыкларын, шулай ук төзелеш һәм үсемлек калдыкларын законсыз ташлауны теркәделәр. Санкцияләнмәгән чүплекнең мәйданы 3096 кв.м тәшкил итә.
Чүплекне бетерү Баулы районы бюджетына экологик түләүләрдән кергән керемнәр хисабына гамәлгә ашырыла торган табигатьне саклау чаралары исемлегенә кертелде. Бүгенгә чүплекне бетерү эшләре төгәлләнгән.
Район бюджетына керә торган экологик түләүләр табигатьне саклау инициативаларын тормышка ашыру өчен нигез тудыра. Бу акчалар әйләнә-тирә мохитне саклау буенча бурычларны хәл итәргә генә түгел, ә турыдан-туры халыкның экологик иминлеген арттырырга да ярдәм итә.