Идел аръягы идарәсе инспекторлары Буа укучылары өчен экологик дәресләр үткәрде

2025 елның 22 октябре, чәршәмбе

Буаның 2 нче лицеенда 3 нче сыйныф укучылары өчен Идел аръягы идарәсе инспекторлары «Эколятлар — табигатьне саклаучылар» дигән темага дәрес үткәрделәр. Балаларга әйләнә-тирә дөнья турында кайгыртуның мөһимлеген аңлаттылар. Укучылар алдында ТР Экология министрлыгының Идел аръягы идарәсе белгече Фирая Кәлимуллина чыгыш ясады, ул балаларга табигатьне саклау өчен аларның һәркайсы нәрсә эшли алачагы турында сөйләде.

Теоретик өлештән соң практик өлеш башланды. Балалар яңа белемнәрен кулланып, викториналарда һәм уеннарда катнаштылар. Укучылар шулай ук чүп-чарны дөрес сортларга аеру һәм табигатькә сакчыл караш кирәклеге турында җырлар җырладылар, биеделәр һәм зур булмаган күренешләр күрсәттеләр. Бигрәк тә аларга төрле калдыкларны контейнерлар буенча сортларга аерырга кирәк булган уен ошады — бу биремне өченче сыйныф укучылары җиңел үтәделәр.

«Балаларның кечкенәдән үк табигатькә сак карарга өйрәнүе бик мөһим, – диде Фирая Кәлимуллина. – Без балаларга моның кызыклы булуын күрәбез, алар әңгәмәдә актив катнашалар һәм үз идеяләрен тәкъдим итәләр».

Мондый чаралар «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларын тормышка ашырырга ярдәм итә. Алар балаларда файдалы гадәтләр һәм әйләнә-тирә мохитнең торышы һәр кешенең эш-гамәлләренә бәйле булуына карата аңлау формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International