Лениногорск районында экологлар күрсәтмәсе буенча табигатьне саклау законнарын бозулар бетерелде

2025 елның 22 октябре, чәршәмбе

Лениногорск районы территориясендә ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуларны ачыкладылар. «Каркалинский щебень» ҖЧҖ карьерында предприятиенең файдалы казылмалар чыгару буенча лицензия шартларын үтәмәве теркәлде. Компания җитештерү калдыклары – бетон әйбер ватыкларын авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә туплаган, ә бу исә рөхсәт ителми.  Хокук бозу мәйданы 205 кв.м тәшкил итә.

Әлеге факт буенча «Каркалинский щебень» ҖЧҖ предприятиесенә ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде. Шулай ук РФ КоАП 8.2 (җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә таләпләрне үтәмәү) һәм РФ КоАП 7.3 (җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиядә каралган шартларны бозу өлешендә) статьялары буенча 60 мең сум күләмендә штраф билгеләнде. Шулай ук туфракка китерелгән зыян да исәпләнде. Ул 132 245 сум тәшкил итте.

Бүгенге көндә предприятие җитәкчелеге экологларның таләпләрен тулысынча үтәгән: калдыклар чыгарылган, зыян һәм штраф тулысынча түләнгән. Моннан тыш, компания авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге бозылган җирләрне рекультивацияләү эшләренә дә керешкән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International