Экологлар Әлмәттә Бигәш елгасына ирекле керү мөмкинлеген торгызуга ирештеләр

2025 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Элегрәк мониторинг барышында Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаганнар иде. Әлмәттә Бигәш елгасы буенда законсыз рәвештә койма корылган. 

РФ Су кодексы нигезендә, һәр кеше гомуми файдаланудагы су объектларына ирекле керә ала. 

Инспекторлар җир кишәрлеге милекчесе адресына яр буендагы койманы бетерүне таләп итеп дәгъва юлладылар. Кабат урынга чыкканда экологлар хокук бозуның бетерелмәгәнлеген ачыкладылар.

Инспекторлар Әлмәт шәһәр судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иттеләр. Суд эшне карады һәм Министрлык таләпләрен хуплады.
Хәзерге вакытта кагыйдә бозу бетерелгән - халыкның елга ярына ирекле керү хокукы торгызылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International