Кама Тамагы районында ике чүплек «яшел» акчалар хисабына бетерелде

2025 елның 16 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда җирле бюджетка экологик түләүләр хисабына финанслана торган табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыру эшләре дәвам итә. Чаралар ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм районнарның башкарма комитетлары арасында төзелгән килешүләр кысаларында формалаштырыла.

Моңа кадәр Кама Тамагы районын мониторинглау барышында Идел аръягы идарәсе инспекторлары тарафыннан табигатьне саклау законнарын бозу очраклары теркәлгән иде. Иске Барыш авылында экологлар 5000 кв.м мәйданлы рөхсәтсез чүплек таптылар, ә Куйбышев Затоны шәһәр тибындагы поселогында 1000 кв.м мәйданлы чүплек табылды.

Объектларны бетерү Кама Тамагы районы бюджетына кергән экологик түләүләр хисабына гамәлгә ашырыла торган табигатьне саклау чаралары исемлегенә кертелде. Бүгенгә чүплекләрне бетерү эшләре төгәлләнгән.

Исегезгә төшерәбез, район бюджетына экологик түләүләр керү табигать территорияләрен торгызырга һәм сакларга мөмкинлек бирә. Әлеге чаралар ярдәмендә әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик иминлекне арттыру буенча проектларны гамәлгә ашырырга мөмкин, бу «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International