Алексеевск районы территориясен мониторинглау барышында Идел-Кама идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар.
Биләр авылында экологлар төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыюны теркәделәр. Чүплекнең гомуми мәйданы – 250 кв.м, күләме – 702 куб.м.
Җир кишәрлеге хокук иясенең «Племенное дело» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте булуы ачыкланды. Юридик зат адресына кисәтү, ә соңыннан туфракка китерелгән зыянны каплауга дәгъва юлланды. Штрафның гомуми суммасы 198 мең сум тәшкил итә.
Урынга кабат чыкканда экологлар чүплекнең бетерелмәгәнлеген ачыкладылар.
Инспекторлар Казан шәһәренең Идел буе район судына дәгъва гаризасы белән мөрәҗәгать иттеләр. Суд экологларның таләпләрен тулы күләмдә канәгатьләндерде һәм хокук бозучыны чүплекне бетерергә мәҗбүр итте.