Татарстанның экологик инициативалары: лачыннарны тергезүдән башлап елгаларны саклауга кадәр

2025 елның 8 октябре, чәршәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Рус география җәмгыятенең төбәк бүлеге һәм СИБУР компаниясе белән бергә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган экологик проектларга багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада Татарстан Республикасы экология министры урынбасары Ольга Манидичева, «Казаноргсинтез» экология җитәкчесе Александр Жалюк катнашты. Рус география җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге рәисе Дмитрий Шиллер һәм «Русский сокол» лачынчылар берлеге президенты Илдар Еналеев катнашты.

Идел-Кама лачын-балобан популяциясен торгызу

ТР экология министры урынбасары Ольга Манидичева Идел-Кама лачын-балобан популяциясен торгызу проектының уңышлары турында сөйләде. «Быел Татарстанда ике кош баласы чыкты, – дип билгеләп үтте ул. – Өлкән кошлар безнең табигый экосистемабызга тулысынча тернәкләнделәр». Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан кошларына исем табуга  конкурс игълан итеп, проектны шәхсән хуплады. Тавыш бирү йомгаклары буенча лачын балаларын Алга һәм Тимер дип атадылар.

Илдар Еналеев сүзләренчә, Россия орнитологиясе тарихында беренче мәртәбә Татарстан балобаннары аларның хәрәкәтен мониторинглау өчен GPS-трекерлар белән тәэмин ителгән. Аерым алганда, Тимер исемле ата кош Иделнең сул ярына кадәр 8 км араны үтеп, галимнәрне гаҗәпләндергән.

Дмитрий Шиллер билгеләп үткәнчә: «Проектның уңышлы булуын без кошлар табигый мохиттә оя кора башлагач күрәчәкбез. 3 ел эчендә 24 кош баласы чыгарылды, ә 2026 елга безнең амбициоз планнар — 20 кош баласын чыгару», —  дип ассызыклады РГҖ төбәк бүлеге рәисе

«Ирекле агым» проекты

2023 елдан гамәлгә ашырыла торган «Ирекле агым» проекты Казансу елгасын өемнәрдән чистартуга юнәлдерелгән. «Бүгенге көнгә су объектының гидрологик сәләте 67% ка яхшырган, бу исә елга агымының тизлеген яхшыртуга һәм су массасын кислород белән тәэмин итүгә ярдәм итә», — дип ассызыклады Ольга Манидичева.

Дмитрий Шиллер проектның 2022 елда Казансуның су җыю территориясе һәм аның кушылдыклары буенча масштаблы географик тикшеренүләрдән соң барлыкка килүе турында сөйләде. «Проектның өч ел эшләү дәверендә без 71 өемне сүттек һәм 800 капчык пластик чүп-чар җыйдык», — дип хәбәр итте ул.

Казансу елгасы буендагы урман полосаларын реконструкцияләү буенча яңа проект

10 октябрьдә Казансу елгасы буенда урман утыртмаларын реконструкцияләү буенча яңа пилот проекты старт ала. Ул ТР Экология министрлыгы тарафыннан СИБУР компаниясе ярдәмендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белән тыгыз хезмәттәшлектә гамәлгә ашырыла. Проект су объектларын экотернәкләндерү буенча 2022 елдан бирле үткәрелә торган зур фәнни-тикшеренү эшенең мантыйкый дәвамы булып тора.

Александр Жалюк проектның уникальлеген ассызыклады: «Бу су объектларын саклауга гына түгел, урманнарны торгызуга да юнәлдерелгән беренче проект — төбәкнең икътисадый һәм экологик ягын яхшыртырга мөмкинлек бирә торган симбиоз». Проект кысаларында Арча районында 4,18 гектарда 8000 имән һәм гади чыршы үсентеләре утыртылачак.

Ольга Манидичева сүзләренчә, проект диффуз агым белән елгага эләккән пычраткыч матдәләрне тоткарлап, экологик бурычларны да хәл итә, шулай ук эрозия процесслары үсешен дә булдырмый кала.

Урман полосаларын реконструкцияләү буенча пилот проекты федераль әһәмияткә ия, чөнки аны гамәлгә ашыру барышында эшләнгән методикалар «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында Россиянең барлык төбәкләрендә елгаларның торышын яхшырту буенча масштаблы программа өчен нигез булачак.

«Ак барс» балалар рәсемнәре конкурсы

Ольга Манидичева шулай ук ак барска багышланган рәсемнәр һәм эшләнмәләр конкурсы турында алхәбәр җиткерде. Конкурс 1 октябрьдә старт алды һәм 23 октябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара ак барс көненә туры китерелгән. «Безнең катнашучылар өчен төп бүләк — Алтайдагы «Снежный барс» үзәгенә бару», – дип хәбәр итте министр урынбасары.

Конкурс өч яшь категориясендә үткәрелә: кече (1-4 сыйныфлар), урта (5-9 сыйныфлар) һәм өлкән (10-11 сыйныфлар). Гаризалар һәм эшләр 17 октябрьгә кадәр кабул ителәчәк, ә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 23 октябрьдә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International