Казанны мониторинглау кысаларында Экология министрлыгының Үзәк идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Казанның Химическая урамында экологлар көнкүреш һәм төзелеш калдыкларын рөхсәтсез җыю урынын таптылар.
Кагыйдә бозуның гомуми мәйданы – 9 538 кв.м, чүплек күләме – 6 975 куб.м.
Шәһәрнең башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуларны булдырмау һәм калдыкларны рөхсәтсез җыю урынын тәртипкә китерү турында кисәтү бирелде.
Бүгенгә чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.