ТР Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе инспекторлары Нурлат районының «Киләчәк» балалар иҗаты үзәгендә «Тере балчык» түгәрәгендә катнашучылар белән очрашу үткәрделәр.
Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш идарәсе өлкән белгече Венера Мингалиева балчык турында табигать ресурсы буларак сөйләде. Түгәрәктә катнашучылар балчыкның төрле төрләре, аларның үзлекләре һәм төрле тармакларда – керамик җитештерүдән алып төзелешкә кадәр – практик кулланылышы турында белделәр. Инспектор, традицион кул ысулларыннан алып заманча технологияләргә кадәр, балчык чыгару ысулларына аерым тукталды. Экология министрлыгы белгече табигать ресурсларына сакчыл караш һәм алардан җаваплы файдалануның әһәмиятен ассызыклады.
«Табигать ресурсларының кыйммәтен балачактан ук аңлау һәм аларны саклау өчен җаваплылык формалаштыру мөһим, – диде Венера Мингалиева. – Моңа охшаш агарту чаралары «Экологик иминлек» илкүләм проекты куйган максатларга ирешүгә үз өлешен кертә.
Очрашу барышында балаларга төсе, текстурасы һәм сыгылмалылыгы белән аерылып торган төрле балчык үрнәкләрен күрсәттеләр. Түгәрәктә катнашучылар материалларны җентекләп карадылар һәм сораулар бирделәр.
Очрашу йомгаклары буенча балалар туган якның табигый ресурслары турындагы белемнәрен тулыландырып кына калмады, ә балчык чыгару урынына экскурсиягә чакыру алдылар, анда алар бөтен процессны үз күзләре белән күрә алачаклар.