Ел башыннан Министрлыкның республика иҗтимагый экокабул итү бүлмәсенә кергән 4000 артык мөрәҗәгать хәл ителгән инде

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Экологлар быелның 1 гыйнварыннан республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә кергән 4794 мөрәҗәгатьнең 4137 карап, хәл иттеләр.

Мөрәҗәгатьләрнең төп өлеше Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша кергән (2109), ә 1550 хәбәр «Мәктәп экопатруле» кушымтасында теркәлгән. «Халык контроле» системасында 989 мөрәҗәгать исәпкә алынган, ә «ПОС» кире элемтә платформасында – 146.

Иң киң таралган тема булып санкцияләнмәгән чүплекләр кала – 2539 хәбәр (шуларның 1550 «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша килгән). Халык 754 тапкыр атмосфера һавасының сыйфаты, 504 тапкыр суның сыйфаты турында борчылуын белдергән. Шулай ук башка сораулар буенча 958 хәбәр килгән, ә гомумтаралган файдалы казылмалар буенча 39 мөрәҗәгать алынган.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

«ПОС» кире элемтә платформасында;

Интернет кабул итү бүлмәсендә http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

«Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;

«Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International