Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин су объектларын савыктыруга өстәмә финанслар бүлеп бирү турындагы боерыкка кул куйды. Документ нигезендә, Татарстан Республикасы 2025 елда Чаллыдагы Мәләкәс елгасын экологик савыктыру өчен өстәмә 34,1 млн.сум алачак.
Бу финанслау «Экологик иминлек» илкүләм проекты составына керә торган «Россия суы» федераль проекты кысаларында масштаблы экологик программаның бер өлеше булып тора. Федераль проект «Иделне савыктыру» һәм «Уникаль су объектларын саклау» проектларының элеккеге юнәлешләрен берләштерде.
Бүлеп бирелгән акчалар 2025 елга килешенгән «Чаллыда Мәләкәс елгасы үзәнен чистарту» проектын финанслау лимитларын тулыландырачак.
Исегезгә төшерәбез, Чаллы чикләрендә Мәләкәс елгасының озынлыгы 7,5 км тәшкил итә, шуның 4,6 км шәһәрнең үзәк өлешендә төзекләндерү планлаштырыла. Чистарту проекты ике участокка бүленгән: беренчесе (1,5 км) Түбән Кама сусаклагычының терәк зонасында, 2022 елда гамәлгә ашырылган.
Икенче участокны (3,1 км) чистарту 2025-2027 елларга планлаштырылган. Икенче участоктагы эшләрнең гомуми бәясе 314 млн.сум тәшкил итә.
«Мәләкәс елгасын тернәкләндерү – республикабызның су объектларын савыктыру комплекслы программасында тагын бер адым. Россия Хөкүмәтенең 34,1 млн.сум күләмендә алдан финанслар бүлеп бирүе безгә Чаллыда елганың 3,1 километрлы участогын чистарту эшләрен тизләтергә ярдәм итәчәк. Бу проект локаль экологик бурычны хәл итеп кенә калмый – ул "Экологик иминлек" илкүләм проекты кысаларында Иделне һәм аның кушылдыкларын савыктыру буенча масштаблы федераль инициативаның бер өлеше булып тора, – дип билгеләп үтте Татарстан экология министры Александр Шадриков.
Татарстаннан тыш, өстәмә финанслауны шулай ук Колпь елгасын чистарту өчен Владимир өлкәсе (39,1 млн.сум) һәм Ачху елгасын чистарту өчен Чечен Республикасы (62,9 млн.сум) алачак. Өстәмә финанслауның гомуми суммасы 135 млн.сумнан артык.