Суд экологларның таләпләрен хуплады һәм Чаллыдагы чүплекне бетерүне йөкләде

2025 елның 19 сентябре, җомга

Элегрәк Чаллыны мониторинглау кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү өлкәсендә табигатьне саклау законнарын бозу очракларын ачыклаганнар иде.

Комсомол районы территориясендә санкцияләнмәгән чүплек табылды. Хокук бозуның гомуми мәйданы 53 кв.м тәшкил итә.

Чаллы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау турында кисәтү бирелде.

Инспекторлар кабат урынга чыктылар. Әмма чүплек бетерелмәгән.

Экологлар Чаллы шәһәр судына дәгъва гаризасы юлладылар. Суд Министрлык таләпләрен хуплады һәм хокук бозуны ике ай эчендә бетерергә мәҗбүр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International