Югары Ослан районында җир законнарын бозу ачыкланды

2025 елның 19 сентябре, җомга

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Түбән Ослан авылы тирәсендәге җир эшләре сораулары буенча мөрәҗәгать иттеләр.

Үзәк идарә инспекторлары урынга чыкты. Тикшерү барышында туфракның уңдырышлы катламын алу һәм күчерү факты расланды, урында махсус техника эшли иде.

Хокук бозу мәйданы 1900 кв.м тәшкил итә.

Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестрыннан алынган өземтә һәм тикшерү нәтиҗәләре нигезендә эшләр башкарылган җир кишәрлегенең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясенә керүе ачыкланды. Россия Федерациясе Җир кодексының 78 статьясы нигезендә, әлеге категориядәге җирләрдән файдалану бары тик авыл хуҗалыгы җитештерүенә бәйле максатларда гына рөхсәт ителә.

Хокук бозу факты буенча материаллар Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенә җибәрелде, чөнки нәкъ менә шушы орган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдән файдалануны тикшереп тору өчен җаваплы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International