Азнакай районында буага ирекле керү мөмкинлеген чикләгәннәр

2025 елның 17 сентябре, чәршәмбе

Азнакай районы территориясен тикшерү барышында Экология министрлыгының Ык буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Чемодурово авылында Түбән Ямаш елгасы буасына ирекле керү мөмкинлеге чикләнгән. Яр буендагы саклык полосасында һәм буаның үзендә казлар көтүе өчен файдаланыла торган челтәр урнаштырылган, бу исә халыкның сулыкка ирекле керүенә комачаулый. Әлеге хокук бозу РФ Су кодексына каршы килә, аның нигезендә яр буе полосасы гомуми файдалану өчен билгеләнгән һәм аңа керү ирекле булырга тиеш.

Әлеге факт буенча материаллар гаепле затларны ачыклау һәм прокурор чараларын күрү өчен Татарстан районара табигатьне саклау прокуратурасына җибәрелде.

РФ КоАП «Гражданнарның гомуми файдаланудагы су объектына һәм аның яр буйларына ирекле керүен тәэмин итү шартларын үтәмәү» 8.12.1 ст. буенча хокук бозучыга административ штраф салу яный:

гражданнар өчен – 3 000 сумнан 5 000 сумга кадәр;

вазыйфаи затлар өчен – 40 000 сумнан 50 000 сумга кадәр;

юридик затлар өчен – 200 000 сумнан 300 000 сумга кадәр яки эшчәнлекне 90 тәүлеккә кадәр административ туктатып тору.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International