1 июньнән республикада «Чиста һава» оператив-профилактик чарасы уза. Акцияне ТР Экология министрлыгы ТР буенча ЭЭМ Дәүләт автоиспекциясе һәм ИФО буенча Ространснадзорның төбәкара территориаль идарәсе белән берлектә үткәрә.
Бүгенгә 5 362 автотранспорт чарасы тикшерелгән. Бу 4 897 җиңел автомобиль, 250 йөк һәм 215 автобус. 102 автотранспорт чарасында: 90 җиңел, 9 йөк автомобилендә һәм 3 автобуста артыклык очраклары ачыкланган.
2024 елның шул ук чорында 5 049 машина тикшерелгән, бу быелгы белән чагыштырганда 313 автомобильгә кимрәк.
Узган елда ачыкланган артыклыклар шулай ук күбрәк булган – 162 автомобиль тикшерүне уза алмаган.
ТР Экология министрлыгы инспекторлары эшкәртелгән газлар чыгаруда пычраткыч матдәләр күп булган автотранспорт өлешенең кимүен теркиләр. «Машина йөртүчеләр автомобильне эксплуатацияләү мәсьәләсенә җаваплырак карый башладылар. Хәзер юлларда иске машиналар паркы сирәгрәк күренә. Автомобиль сөючеләр экологик стандартларга туры килә торган яңа автомобильләргә күчә», - дип билгеләп үтәләр ведомство матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, оператив-профилактик чараның төп максаты — автотранспортның атмосфера һавасы торышына тискәре йогынтысын кисәтү, бу «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына туры килә. «Чиста һава» операциясе ахырына якынлаша – ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Белешмә: 2024 елда операция барышында 6482 автотранспорт чарасы тикшерелгән булган, 177 артыклык очрагы ачыкланган;
2023 елда 6886 автотранспорт чарасы тикшерелгән, 184 автомобиль экологик яктан тикшерүне уза алмаган;
2022 елда 6570 транспорт чарасы тикшерелгән, 183 хокук бозу очрагы ачыкланган;
2021 елда 6201 транспорт чарасы тикшерелгән, 172 хокук бозу очрагы ачыкланган;
2020 елда 6588 транспорт чарасы тикшерелгән, 220 хокук бозу очрагы ачыкланган.