Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында яшәүчеләрдән Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсенең СНТ №1 162 нче участокны төзелеш калдыклары белән күмү турында мөрәҗәгать килде. Үзәк идарә инспекторлары урынга чыкты. Территорияне тикшерү барышында җир кишәрлегенә төзелеш калдыкларын салу факты расланды. Хокук бозу мәйданы 124 кв. м тәшкил итә.
Министрлык тарафыннан Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсенә чүпләнгән җир кишәрлекләре милекчеләренең паспорт мәгълүматларын һәм теркәлү адресларын билгеләү өчен гариза җибәрелде.
Хәзерге вакытта хокук бозучы ачыкланды. Физик зат адресына мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамавы һәм рөхсәтсез чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча туфракка китерелгән зыян исәпләнде, ул 103 000 сум тәшкил итә. Зыянны түләтү таләбе тәртип бозучыга белдереләчәк.