Экологлар республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә кергән 4711 мөрәҗәгатьнең 3996сын карап, хәл иттеләр.
Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2057 сорау теркәлгән, 1547 мөрәҗәгать «Мәктәп экопатруле» кушымтасына кабул ителгән. «Халык контроле» системасына 967 мөрәҗәгать һәм «ПОС» кире элемтә платформасына 140 мөрәҗәгать кергән.
Иң популяр категория булып калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру мәсьәләсе кала – бу 2517 хәбәр (шуларның 1547се «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша кергән). Халык атмосфера һавасының сыйфатына 733 тапкыр, суның сыйфатына 489 тапкыр һәм башка мәсьәләләр буенча 933 тапкыр шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Шулай ук файдалы казылмалар турында 39 мөрәҗәгать булган.
Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:
- «ПОС» кире элемтә платформасында;
- интернет кабул итү бүлмәсе аша http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- «Халык контроле» системасында («Экология» категориясе);
- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.