Дәүләт экология экспертизасы экспертларына аттестация узарга кирәк

2025 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе

1 сентябрьдән «Экология экспертизасы турында» 174-ФЗ номерлы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер белгечләргә дәүләт экология экспертизасын уздырганда эксперт комиссияләре составында катнашу өчен тиешле аттестация узарга кирәк.

Процедураны узу өчен документлар Росприроднадзор тарафыннан кабул ителә. Уңышлы узганнан соң белгеч аттестацияләнгән экспертларның федераль реестрына сроксыз кертеләчәк.

Аттестация тәртибе Росприроднадзорның 21.02.2025 ел,  № 110 боерыгы белән расланган.

Тулырак мәгълүмат белән Экология министрлыгы сайтында танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/informatsiya-dlya-vneshtatnih-ekspertov.htm һәм Росприроднадзор сайтында: https://rpn.gov.ru/activity/services/gu/28159/#expert_attestation

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International