ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Лаеш районының Столбище авылында законсыз чүплек турында халыктан мөрәҗәгать килде.
Үзәк идарә инспекторлары урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында «Столбище-Атабай» автоюлы янында ике рөхсәтсез чүплек булуы расланды.
Беренче кагыйдә бозуның мәйданы – 42 кв.м, икенчесенеке – 71 кв.м, ә чүплекләрнең гомуми күләме 135 куб.м артып китә.
Әлеге факт буенча Лаеш районы башкарма комитеты һәм юридик зат адресына хокук бозуларны бетерүгә дәгъва җибәреләчәк. Таләп үтәлмәгән очракта, Министрлык дәгъва гаризасы белән судка мөрәҗәгать итәчәк.