Татарстан Экология министрлыгының Кама буе идарәсе инспекторлары Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы белән берлектә Алабуга районы территориясен тикшерделәр. Олы Качык авылы янында табигатьне саклау буенча ике закон бозу очрагы теркәлде.
Элегрәк участокка җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензия бирелгән иде, әмма тикшерү вакытында җир асты байлыкларыннан файдаланучының тау чигеннән чыгуы теркәлде. 1800 кв. метрдан артык мәйданда законсыз рәвештә файдалы казылмалар чыгару алып барылган.
Моннан тыш, кишәрлек читендәге җирләр авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге категориягә керә. РФ Җир кодексының 78 ст. нигезендә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр авыл хуҗалыгы җитештерүенә бәйле максатларда гына файдаланылырга мөмкин. Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлеге файдалы казылмалар чыгаруга бәйле эшләр өчен әлеге кишәрлекне авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр категориясеннән «сәнәгать җирләре» категориясенә күчергәннән соң гына файдаланылырга мөмкин.
Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә туфракның уңдырышлы катламы алынган һәм күчерелгән. Бозылган җирләрнең гомуми мәйданы – 16 мең кв.м.
Материаллар Казан районара табигатьне саклау прокуратурасына тапшырылды. Хокук бозучыга РФ КоАП 7.3 ст. 1 һәм 2 өлешләре буенча штрафлар яный.