Татарстан Республикасында «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла торган «Мәктәп экопатруле» республика конкурсының яңа, инде XI этабына гаризалар кабул итү башланды. Конкурс республикада 2014 елдан ТР Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов карары белән үткәрелә.
Яңа сезонда катнашуы җиңел. Моның өчен «Мин-мәктәп укучысы» мультисервисын күчереп алырга, теркәлү узарга һәм теркәлгән чүплекләр белән фото җибәрергә кирәк. Экологлар күзәтчелек чараларын күрәчәк, ә укучы, актив экологик позициясе өчен, баллар алачак. Баллар никадәр күбрәк булса, җиңүгә өмет шулкадәр күбрәк.
«Мәктәп экопатруле» шәһәр һәм авыл гомуми белем бирү оешмалары арасында түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
«Иң актив укучы» (1-4 сыйныфлар, 5-8 сыйныфлар, 9-11 сыйныфлар);
«Иң актив сыйныф» (1-4 сыйныфлар, 5-8 сыйныфлар, 9-11 сыйныфлар);
«Иң актив мәктәп»;
«Иң яхшы муниципаль район/шәһәр округы».
Конкурста җиңүчеләргә бүләкләү тантанасында дипломнар һәм призлар тапшырылачак.
2024/2025 уку елында конкурска 3 меңнән артык гариза кергән. Яшь табигатьне саклаучыларның актив катнашуы нәтиҗәсендә бөтен республика буенча күп кенә чүплекләрне ачыклау һәм бетерү мөмкин булды.
Исегезгә төшерәбез, конкурсның төп максаты – мәктәп укучыларын әйләнә-тирә мохитне саклау буенча гамәли эшкә җәлеп итү һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектының экологик агарту һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү өлкәсендәге максатларын гамәлгә ашыру.
«Мәктәп экопатруле» конкурсын Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы оештыра.
2025 елның 1 сентябреннән «Мәктәп экопатруле» конкурсында катнашуга гаризаларны «Мин-мәктәп укучысы» кушымтасында гына бирергә мөмкин. Элеккеге «Мәктәп эко-патруле» мобиль кушымтасы эксплуатациядән чыгарылды.