Арча районында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм районнарның башкарма комитетлары арасында төзелгән килешүләр кысаларында җирле бюджетларның экологик керемнәрдән алынган акчалары исәбенә табигатьне саклау чараларын гамәлгә ашыру эшләре дәвам итә.
Арча районы территориясен тикшерү барышында ТР Экология министрлыгының Төньяк идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар. Байкал авылы янында экологлар санкцияләнмәгән җитештерү һәм куллану калдыклары чүплеген таптылар.
Хокук бозу мәйданы 6 мең кв.м тәшкил итә.
Әлеге чүплек Арча районы бюджетына кергән экологик түләүләр хисабына гамәлгә ашырыла торган табигатьне саклау чаралары исемлегенә кертелгән. Бүгенгә чүплекне бетерү эшләре төгәлләнгән, табигатьне саклау законнарын бозу бетерелгән.