Игътибарлы булыгыз! «Госуслуги» порталыннан хәбәрләр тик бер электрон адрестан гына булырга мөмкин

2025 елның 18 августы, дүшәмбе

Хөрмәтле «Госуслуги» порталыннан кулланучылар, уяу булыгыз! Таныш булмаган адреслардан шикле хатларны ачмагыз, сылтамалар буенча күчмәгез һәм анда күрсәтелгән номерларга шалтыратмагыз.

Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталыннан хәбәрләр җибәрү no-reply@gosuslugi.ru адресы буенча гына булырга мөмкин.

Аккаунт ватылган очракта, сезнең аккаунтка кергән җайланмалар исемлеген тикшерегез һәм «Куркынычсызлык» бүлегендәге барлык актив авторизацияләрне төгәлләштерегез.

«Госуслуги» порталында үз аккаунтыгызны яклагыз:

- Электрон хат җибәрүчегә игътибар итегез. Дәүләт хезмәтләрен күрсәтү порталыннан no-reply@gosuslugi.ru адресы буенча гына язалар

- Үзегез күчкән битнең сылтамасын һәрвакыт тикшерегез. Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталының бердәнбер дөрес адресы — gosuslugi.ru

- Кушымталарны рәсми чыганаклардан гына куегыз, онлайн-кибеттә кушымтаны кем эшләвенә игътибар итегез

- Вируска каршы программалардан файдаланыгыз

- Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталына керү өчен бирелгән мәгълүматларны - логин, серсүз, икенче яклау факторы турындагы мәгълүматларны һәм керү мөмкинлеген торгызу өчен смс-кодны беркемгә дә һәм беркайчан да әйтмәгез.

РФ Цифр министрлыгы шикле активлык булганда өстәмә рәвештә Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталын яклый: финанс мәгълүмат бүлегенә керүне 72 сәгатькә чикли һәм мошенникларның номерларын блокка җибәрә.

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталыннан шалтыратмыйлар. Порталның техник ярдәменә сез мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итә аласыз. Моның өчен кушымтага күчегез һәм Робот Макска языгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International