Татарстан республика районнары өчен эчәр су чыганакларын эзләү буенча әһәмиятле проектны гамәлгә ашыра

2025 елның 15 августы, җомга

Татарстанда су алу корылмаларын ревизияләү буенча масштаблы эшне дәвам итеп, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме һәм кушуы буенча тагын бер әһәмиятле проект — республика районнарын эчәр су белән тәэмин итүнең яңа чыганакларын эзләү гамәлгә ашырыла.

Ел саен «Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохитен саклау, табигать ресурсларын торгызу һәм алардан файдалану» республика программасы кысаларында республика финанслары исәбеннән халыкны сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү – халыкның сәламәтлеге һәм иминлеге нигезләре өчен су чыганакларын эзләү эшләре үткәрелә.

2022 елда Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән заманча бораулау җайланмалары комплексын сатып алу проект үсешендә мөһим этап булды. «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ КАМАЗ базасында УРБ бораулау җайланмасын алды, бу белгечләрнең техник мөмкинлекләрен сизелерлек арттырды.

Агымдагы елда «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләре Тәтеш районының Любимовка һәм Зеленовка торак пунктлары янында бораулау эшләрен уздырдылар. Әлеге эшләр стратегик әһәмияткә ия, чөнки алар Тәтеш шәһәрендә яшәүче 11 меңнән артык кешенең тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Башкарылган эшләр нәтиҗәләре буенча сулы горизонтларның тирәнлеге билгеләнәчәк һәм җир асты сулары запасларына бәя биреләчәк, бу регионны су белән тәэмин итү системасын алга таба үстерүне планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

Параллель рәвештә әлеге территориядә «ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләре СКАЛА 48К12 заманча геофизик җайланмасын кулланып электр разведкасы үткәрә, бу исә тикшеренүләрнең төгәллеген һәм перспективалы су чыганакларын эзләүнең нәтиҗәлелеген арттыра.

Әлеге проект гамәлдәге су алу корылмаларын ревизияләү буенча масштабы буенча моңарчы күрелмәгән эшнең мантыйкый дәвамы булып тора, аның барышында республиканың 43 муниципаль районында 4033 скважина тикшерелгән. Татарстан эчә торган су чыганакларының торышына шундый комплекслы бәя биргән Россиянең беренче төбәге булды.

Татарстанда гамәлгә ашырыла торган экологик проблемаларга мондый комплекслы якын килү «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына тулысынча туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International