Апрель аенда Ютазы районын мониторинглау барышында Ык буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаганнар иде. Кәрәкәшле авылы территориясендә экологлар төзелеш калдыклары чүплеген ачыкладылар.
Хокук бозуның гомуми мәйданы 750 кв. м тәшкил итте.
Ютазы районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозмау турында кисәтү, аннары дәгъва юлланды.
Кабат урынга чыгу нәтиҗәсендә чүплекнең бетерелмәве ачыкланды.
Ул вакытта инспекторлар Татарстан Республикасы Ютазы судына гариза юлладылар. Суд экологларның дәгъва таләпләрен тулы күләмдә канәгатьләндерде.