Әлки районын мониторинглау барышында Идел-Кама идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуларны ачыкладылар.
Иске Карата авыл җирлеген тикшерү кысаларында законсыз рәвештә гомумтаралган файдалы казылмалар чыгару эзләре табылды. Эшләр җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына лицензиясез алып барылган, бу Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 7.3 ст. бозу булып тора.
Участокта шулай ук биналарны җимерүдән һәм сүтүдән рөхсәтсез калдыклар табылды. Чүплекнең гомуми мәйданы – 6 225 кв. м, күләме – 1 000 куб. м.
Барлык мәгълүмат, прокурор чараларын күрү һәм хокук бозучыны ачыклау өчен, Татарстан табигатьне саклау районара прокуратурасына җибәрелде.