Ел башыннан Министрлыкның экокабул итү бүлмәсенә 4 меңгә якын мөрәҗәгать кергән

2025 елның 11 августы, дүшәмбе

Экологлар республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә кергән 3873 мөрәҗәгатьнең 3392сен карап, хәл иткәннәр.

Министрлыкның интернет-кабул итү бүлмәсе аша 1734 хәбәр килгән, «Мәктәп экопатруле» кушымтасына 1180 мөрәҗәгать кабул ителгән. «Халык контроле» системасында 851 мөрәҗәгать һәм «ПОС» кире элемтә платформасында 108 мөрәҗәгать теркәлгән.

Иң популяр категория булып калдыкларны рөхсәтсез урнаштыру мәсьәләсе кала – бу 2021 хәбәр (шуларның 1180е «Мәктәп экопатруле» кушымтасы аша кергән). Халык атмосфера һавасының сыйфатына карата – 593, суның сыйфатына карата – 423 һәм башка мәсьәләләр буенча 799 тапкыр шикаять белән мөрәҗәгать иткән. Шулай ук гомумтаралган файдалы казылмалар буенча 37 мөрәҗәгать булган.

Исегезгә төшерик, табигать саклау законнары бозылуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

- «ПОС» кире элемтә платформасында;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International