Татарстанда, 80 тоннадан артык макулатура җыеп, эшкәртүгә җибәрелгән!

2025 елның 8 августы, җомга

Бөтен Россия буенча «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «БумБатл» макулатура җыю буенча экологик акция дәвам итә. Быел акция яңа форматта уза – кәгазьне ел буе тапшырырга була.

Татарстан экология ярышларында иң актив катнаша. Язгы сезон нәтиҗәләре буенча республика эре төбәкләр арасында беренче урынны алды.

Татарстанлылар 80 183 кг икенчел чимал җыйдылар һәм эшкәртүгә озаттылар. Бүгенге көндә республика, Башкортстаннан гына калышып, рейтингта икенче урында тора.

Ярышларда югары уку йортлары, мәктәпләр һәм балалар бакчалары актив катнаша. Мәсәлән, Әлмәт районының Колшәрип авылындагы «Гөлбакча» балалар бакчасының кечкенә табигать сакчылары 3 тоннага якын макулатура җыйганнар. Ә Түбән Кама районының 49 нчы балалар бакчасы балалары әти-әниләре һәм тәрбиячеләре белән бергә 2,7 тонна кәгазьне эшкәртүгә озатканнар.

«БумБатл»ның җәйге сезонында һәркем катнаша һәм табигать турында кайгырта ала. Моның өчен бумбатл.рф проекты сайтында теркәлергә, оешманы күрсәтергә яки мөстәкыйль катнашуын расларга кирәк.  Аннары интерактив картада иң якын кабул итү пунктын сайларга, кәгазьне илтергә, тапшыру турында акт алырга һәм аны шәхси кабинетка кертергә.

Кәгазь сугышына йомгак ясау 2026 елның мартында узачак. Акциянең барлык нечкәлекләрен рәсми сайтта карап була: https://бумбатл.национальныепроекты.рф/.

Исегезгә төшерик, «Бумбатл»ның төп максаты – кәгазьне артык куллануны киметү һәм калдыклар белән эш итү культурасын формалаштыру. Акцияне уздыру дәверендә (2020 елдан башлап) бөтен Россиядән 8,9 млн. кеше катнашкан. Катнашучылар 305 мең тонна макулатура җыйган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International